Городская библиотека - филиал № 12

«Әгәр син китап белән дус булсаң» (0+)

 12 нче китапханә-филиал хезмәткәрләре  122 нче «АБВГДейка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен «Әгәр син китап белән дус булсаң» исемле экскурсия үткәрделәр. Китапханәче яшь укучыларга китапханәнең ни өчен кирәклеген сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды, балалар абонемент һәм уку залының нәрсә икәнен белделәр. Балалар һәр китапның китап киштәсендә үз урыны барлыгын, шуңа күрә бу китапны укырга теләгән һәр кеше аны җиңел һәм тиз таба алуын күрделәр. Балалар үзләренә ошаган журналларны һәм китапларны, китаплардагы иллюстрацияләрне карадылар. Аларны аеруча динозаврлар, хайваннар, бөҗәкләр турындагы энциклопедик басмалар  кызыксындырды. Экскурсия әкияти викторина һәм мультфильм белән тәмамланды.