Городская библиотека - филиал № 12

«Туган як, мин сине данлыйм» (12+)

Китапханә хезмәткәрләре «Туган як, мин сине данлыйм» исеме астында газета һәм журналларга күзәтү үткәрделәр. Укучылар игътибарына китапханәгә килүче республика һәм Чаллы вакытлы басмалары тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән басмалардан укучылар безнең төбәк территориясендә нинди халыклар яшәве, аларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Чара ахырында "Ә сез үз төбәгегезнең тарихын беләсезме?»  исемле экспресс-викторина үткәрелде.