Городская библиотека - филиал № 12

Яңа китаплар

Китапханәгә татар телендә яңа китаплар кайтты.

Галләмова, Г.И. Түз, йөрәк!: повесть/ Гүзәл Галләмова.-Казан: “Ак бүре” нәшр., 2016.-255 б.

Әлеге повестьта 90нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла.

Галимуллина, Г. Ай күлгә сыенганда: повесть / Гөлсинә Галимуллина.- Казан: ”Идел-Пресс” типографиясе, 2017.- 223 б.

Бу әсәрдә илдә үзгәртеп корулар башлангач, тегү ательеларының ябылуы, алтын куллы тегүчеләрнең кайда хезмәт хакы түләнә, шунда эшләргә мәҗбүр булуы Гөлсәхрә образы аша тасвирлана. Ике улын ялгыз үстерүче хатын тормыш әзерләгән кыенлыклардан чыгу юлын эзли...

Сәмигуллина, З. Кем син, насыйп яр?: Повесть, хикәяләр, сөйләкләр / Зәмирә Сәмигуллина.- Казан: ”Ак бүре” нәшрияты, 2015.- 223 б.

Зәмирә Сәмигуллинаның әсәрләрендә кеше һәм җәмгыять, ир белән хатын мөнәсәбәтләре кебек темалар яктыртыла; гаделсезлек, җавапсыз мәхәббәт, хыянәт, әдәпсезлек проблемалары күтәрелә. Язучы фикеренчә, һәр җинаятьнең нигезендә әхлаксызлык тора.

Ибраһим, Ф. Сатлыкҗан / Фәридә Ибраһим.- Казан: ”Раннур” нәшрияты, 2012.- 448 б.

Фәридә Ибраһимның бу китабында чынбарлыктагы геройларның фаҗигале ачы язмышлары ачыла. Шулай ук оста тел белән язылган хикәяләргә, самими шигырьләргә дә урын бирелгән.

Шәйдуллина, Р.Ш. Ялантауга ай кунган: повестьлар/ Равилә Шәйдуллина-Мурат.-Казан: ”Ак бүре” нәшр., 2016.-334 с.

Равилә Шәйдуллина – киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Ул – балалар өчен язылган берничә китап авторы, олылар өчен Равилә Шәйдуллинаның“Сихәтләнү”дигән  шигырьләр китабы басылып чыкты. “Ялантауга ай кунган” дигән шигъри исеме белән ук ымсындырып торган китабында янә әсәрләрендә теленең сыгылмалылыгы, байлыгы, образлылыгы белән сокландыра ул.