Городская библиотека - филиал № 12

«Киштәдә – яңа китап»: китапларга күзәтү (12+)

17-18 апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә «Киштәдә – яңа китап» исемендә китапларга күзәтү ясалды.

Бу көннәрдә китапханәдә укучыларның китапханәгә килгән яңа әдәбият белән көтеп алынган очрашуы булды. Китап сөючеләр яңа китаплар, яңа авторлар белән якыннан таныштылар, фикер алыштылар. Күргәзмә-күзәтү барышында яшь шагыйрә Айзирә Имамованың «Хыялыма таба барам», Алинә Хисамиеваның «Канатсыз очыш» китабыннан ши­гырь­ләр, Рахман Шәфигуллиның «Асылбикә күз яшьләре» һәм Әлфия Ситдыйкованың «Таш тамыры» китабына кертелгән хикәяләрдән өзекләр укылды. Китапханәче китаплар турында кыскача мәгълүмат бирде.

Библиотекарь предоставила краткую информацию о книгах.