Городская библиотека - филиал № 12

«Милләт аналары»: тарихи кичә (6+)

14 март көнне 12 нче санлы китапханә, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызы» шәһәркүләм бәйгесенә әзерлек кысаларында, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Милләт аналары» дигән чара уздырды.

Чара вакытында катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре күренекле татар хатын-кызларының тормышы белән танышты, аларның иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге турында презентацияне карады. Беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә Акчурина-Гаспринская, мөселман дөньясының беренче хатын-кыз казые Мөхлисә Бобинская, кызлар өчен татар мәктәпләрен беренче оештыручылар Фатиха Аитова һәм Ләбибә Хөсәенова һ.б. шәхесләргә аерым игътибар бирелде. 

«Татар кызы» бәйгесе финалында катнашучыларга хатын-кыз мәгърифәтчеләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында викторина сорауларына җавап бирергә туры киләчәк.