Городская библиотека - филиал № 12

«Сәхнә» журналы – легендар бренд» (12+)

19 гыйнварда 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәхнә» журналы – легендар бренд» исеме астында журналга күзәтү үткәрде. Презентацияләр ярдәмендә укучылар «Сәхнә» журналының барлыкка килү һәм үсеш тарихы, аның сәхифәләре белән таныштылар. Журналдан кызыклы мәкаләләр тәкъдим ителде. Чара азагында китапханәче китапханәдә нинди вакытлы матбугат басмалары табарга мөмкин булуы, аларның файдасы, ни өчен кешеләрнең журнал битләре геройларын яратуы, аларга ихтыяҗ булуы турында сөйләде.