Чаллы шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча әдәби кичә (6+)
17 гыйнвар көнне 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең актлар залында танылган Чаллы шагыйрәсе, бик күркәм балалар китаплары авторы Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча «Мин балачак иленнән» дигән әдәби кичә уздырды.
Чарада слайд-презентация ярдәмендә китапханәче язучының иҗаты турында сөйләде, яшь китап сөючеләр шагыйрәнең шигырьләрен тыңлады, авторның яңа китаплары белән танышты, шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерде.
Әлфия Ситдыйкова – ТР Язучылары берлеге әгъзасы, А.С. Грибоедов исемендәге Россия язучылары берлегенең әдәби премиясе лауреаты, егерме китап һәм күп кенә матур җырлар авторы.