Городская библиотека - филиал № 12

«Мәгърифәт нуры ачар…» электрон презентацияләр бәйгесе нәтиҗәләре

Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мәйдан» журналы белән берлектә «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан иткән иде.

ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы күренекле татар мәгърифәтчеләренең тормыш юлы, рухи һәм әдәби мирасы турында белемнәрне тулыландыру, яшь буында милли үзаң, халкыбызның бөек улларына ихтирам, горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге иҗади бәйгегә йомгак ясалды.
Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, «Арча мәгърифәтчеләре» презентациясе өчен Арча районы Яңа Кенәр мәктәбеннән Айзилә Сабировага һәм Муса Бигиев турындагы презентациясе өчен Чаллының 77нче гимназиясе укучысы Аэлита Абимовага 1нче урын бирелде.
Чаллының 60нчы мәктәбеннән Егор Романов һәм 26нчы гимназия укучысы Валерия Грязнова 2нче урынга лаек булдылар.
Шул ук 60нчы мәктәптән Лилия Нәбиуллина һәм 21нче мәктәп укучысы Алия Хәбирова 3нче урынга лаек дип табылды.
Рус телендә ясалган презентацияләр арасында 1нче урын Каюм Насыйри турындагы презентациясе өчен 60нчы мәктәп укучысы Нурия Хөснетдиновага бирелде. 2нче урынны 26нчы гимназия укучысы Владимир Митрофанов яулады.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алу өчен 14/01 йортында урнашкан татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә көтеп калабыз. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.