Городская библиотека - филиал № 12

«Кеше китә, якты эзе кала» (16+)

12нче китапханәдә гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган фидакарь шәхес, татар милли хәрәкәте көрәшчесе, тарих белгече, талантлы публицист, меценат, «Почет билгесе» ордены кавалеры Габдулла Сәхәбетдин улы Сәрвәретдиновны искә алу кичәсе узды.

Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы Факил Сафин, «Тарихи-мәдәни мирас» фонды җитәкчесе Тәлгать абый Әхмәдишин, Габдулла абыйның якыннары, шулай ук аны якыннан белүчеләр, фикердәшләре Габдулла Сәрвәретдиновның татар милли хәрәкәте көрәшчесе булуы, татар телен, мәгарифен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә дип ихлас күңелдән акчасын иганә итүе турында сөйләде.