Городская библиотека - филиал № 12

«Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате (6+)

12 нче китапханә 54 нче гимназиянең югары сыйныф укучыларына халкыбызның кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары белән танышу максатыннан «Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате уздырды.

Китапханә хезмәткәрләре кунакта үз-үзеңне тоту, кунакларны кабул итү һәм аларның ялын оештыру кагыйдәләре белән таныштырды. Сорауларга җавап биреп, укучылар төрле ситуацияләрне ачыкладылар, «Кунак каршылаганда» һәм «Кунаклар, кунакчыллык турындагы мәкаль – әйтемнәр» уеннарында катнаштылар, төрле сынамышларны искә төшерделәр. Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.