Городская библиотека - филиал № 12

«Балачак илендә» әдәби сәгате (6+)

21 сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Балачак илендә» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче электрон презентация ярдәмендә китапханә белән таныштырды, Чаллыда яшәп иҗат итүче язучыларның китапларына күзәтү үткәрде. Соңыннан әсәрләрдән өзекләр укыды. Укылган әсәрләр буенча балалар үз фикерләрен әйттеләр, геройларның уңай һәм тискәре сыйфатларын билгеләделәр. Балаларга шәһәр китапханәләре адреслары белән визиткалар таратылды.