Городская библиотека - филиал № 12

«Батырлар китабы-Книга героев» китабы буенча батырлык дәресе (6+)

6 май, Җиңү бәйрәме алдыннан, кече яшьтәге укучылар өчен 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан якташларыбыз - Советлар Союзы Геройларына багышланган «Батырлар китабы-Книга героев» китабы буенча батырлык сәгате узды. 

Очрашуда китапханә хезмәткәрләре балаларны Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, якташ геройлар белән таныштырды, Бөек Җиңү бәйрәменең әһәмияте турында сөйләде. Кыю солдат язмышлары турында «Геройлар китабы»на библиографик күзәтү үткәрделәр. Күзәтүдән балалар язмышлары Татарстан Республикасы белән бәйле, республикада укыган, эшләгән һәм яшәгән якташ геройлар, илебезнең башка төбәкләрендәге татар геройлары исемнәрен белде. 

Очрашу азагында балаларга «Буын» дигән кыска вакытлы нәфис фильм күрсәтелде.