Городская библиотека - филиал № 12

Тукай – милләтем горурлыгы (6+)

21 нче  апрель көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Тукай –  милләтем горурлыгы» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче электрон презентация ярдәмендә балаларны шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Г. Тукайның балалар шигырьләре һәм әкиятләреннән башлана. Бу чарада балалар шагыйрьнең шигырьләрен бик кызыксынып рольләргә бүлеп укыдылар.
Соңыннан Кырлайдагы Тукай  музеена багышланган видеоролик карадылар.