Городская библиотека - филиал № 12

"Күркәм кием – тән зиннәте" (16+)

22 сентябрь көнне 54 нче гимназиянең югары класс укучылары өчен "Күркәм кием – тән зиннәте" исемле сөйләшү узды.

Китапханәче укучыларга тышкы кыяфәт һәм кием культурасы турында сөйләде, заманча моданың һәм стильләрнең төрле юнәлешләре белән таныштырды. Укучылар кием турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. Чара ахырында "Стильләрне билгеләү" дигән уен-тренинг үткәрелде.