Городская библиотека - филиал № 12

12 нче санлы татар китапханәсе балалар өчен журналларга «Могҗизалы дөнья» исемле күзәтү үткәрде (0+)

25 июнь көнне 114нче номерлы «Чаллы бизәкләре» балалар бакчасы нәниләре балалар журналлары дөньясында  мавыктыргыч сәяхәттә булдылар.

 Китапханәче балаларга китапханәдә нинди журналлар укырга мөмкин булуы турында сөйләде. Табышмаклар, уеннар, кроссвордлар чараның программасын тулыландырды, балаларга үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Балалар үз куллары белән тырышып открытка-панорама ясадылар. Чара ахырында  китапханәче балаларга әти-әниләре белән бергә китапханәгә килергә тәкъдим итте, анда  әлеге журналлардан тыш бик күп башка журналларны һәм китапларны алып укый алачакларын әйтте.