Городская библиотека - филиал № 12

Ташларга тылсым өрүче

17нче февраль көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 54нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен татарның рәсем сәнгатенә нигез салучы рәссам Бакый Урманченың 120 еллыгына багышлап “Ташларга тылсым өрүче” исемле телдән журнал үткәрде. Бу олуг оста үзеннән соң бик зур иҗади мирас калдыра. Аның  меңнәрчә график эше, 300 дән артык нәкыш  картиналары, 100дән артык  скульпту­расы бар дип исәпләнә. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондларында сакланалар. Алар төрле  җәмгыять биналарын, урам һәм мәйданнарны, мәчетләрне да бизәп торалар. Чарада  укучылар рәссамның  тормышы, гаиләсе, иҗат юлы белән, эчтәлекле электрон презентация аша композиторның татар сынлы сәнгатендә тудырган образлары, каллиграфия кулланып язган сәнгать әсәрләре - шамаил сәнгате, Тукай мемориаль һәйкәле, нәкыш картиналары һәм график эшләре белән  таныштылар. Чарада шулай ук рәссамның   Буа районы Күл Черкене авылында ачылган музей-йорты турында чыгыш ясалды һәм укучылар композиторның иҗатын бәяләп бирелгән бүләкләре белән таныштылар.