Городская библиотека - филиал № 12

Без - Җәлил варислары

16нчы февраль көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе герой - шагыйрь Муса Җәлилнен тууына 111 ел тулу уңаеннан  балалар бакчасында «Без - Җәлил варислары» дип аталган әдәби кичә уздырды. Китапханәче балаларны Муса Җәлилнен тормыш юлы, ижаты, тоткынлыктагы аянычлы язмышы белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең иҗатына багышланган кызыклы фактлар белән таныштылар: мәсәлән, Муса кечкенәдән үк шагыйрь булырга хыялланган, бик иртә укырга, язарга өйрәнгән. Әмма, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланып калмаган.  Балалар М.Җәлилнең “Сәгать”, “Куян”, “Күке”, “Кызыл ромашкалар”, “Карак песи” шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган жырларны жырладылар. Чарада шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган электрон презентация һәм шагыйрьнең китапларыннан төзелгән «Бар җырымны илгә багышладым» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.