Городская библиотека - филиал № 12

Электрон презентацияләр бәйгесе

Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мәйдан» журналы редакциясе белән берлектә «Мәгърифәт нуры ачар...» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итә.

Конкурсның максаты – югары сыйныф укучыларының һәм яшьләрнең ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы күренекле татар мәгърифәтчеләренең тормыш юлы, рухи һәм әдәби мирасы турында белемнәрен тулыландыру, яшь буында милли үзаӊ, халкыбызныӊ бөек улларына ихтирам, горурлану хисләре тәрбияләү. Конкурста 15 яшьтән алып 20 яшькәчә булган мәктәп укучылары, студентлар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен иҗат эшләрен 5нче майга кадәр Яр Чаллы  шәһәренең 14нче бистәсендә урнашкан (14/01 йорты) татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсенә тапшырырга яки cbs_filial12@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.

 Бәйгенең нигезләмәсе http://библиотека-челны.рф/wp-content/uploads/2017/01/Polozhenie-konkursa-e%60l.-prezentatsiy.pdf