Городская библиотека - филиал № 12

«Минем әти иң-иңе…» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

2021 елның 18 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында  23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Минем әти иң-иңе…» шәһәркүләм иҗади бәйгесе узды. Бәйгегә әтиләр турында шигырь укуның видеоязмалары кабул ителде.  
Барлыгы 72 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче һәм мәктәптә укучы балалар катнашты. 

Бәйгене үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 48 нче йорт (14/01) адресы буенча 12 нче санлы китапханә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 35-33-86
E-mail: cbs_filial12@mail.ru

«Минем әти иң-иңе…» шәһәркүләм иҗади бәйгесе җиңүчеләре исемлеге  белән биредә танышырга була: https://библиотека-челны.рф/tt/konkursy-i-akcii/gorodskoj-tvorcheskij-konkurs-moj-papa-samyj-samyj