Городская библиотека - филиал № 12

Айдар Хәлим китапларына күзәтү

12нче санлы татар китапханәсе 29нчы татар гимназиясе укучылары өчен язучы Айдар Хәлим китапларына күзәтү үткәрде. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр әдибебез милли рухта язылган әсәрләре белән зурларга гына түгел, балаларга да таныш. Китапханә үткәргән күзәтүгә язучының бала күңеленә халкыбызның гореф-гадәтләрен, чал гасырлар түреннән килгән мирасын җиткерүче гыйбрәтле хикәяләре, шигырьләре («Кыяр караклары», «Казлар көткәндә», «Казанбаш», «Биктырыш», «Тал баласы Талхаветдин») кертелде.