Городская библиотека - филиал № 12

«Шигъри тәлгәшләр» төбәкара шигырь язу бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы игълан иткән «Шигъри тәлгәшләр» төбәкара шигырь бәйгесенә йомгак ясалды. 
Бәйгедә 5 – 15 яшьтәге балалар катнашты. Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелде:
5-6 яшьтәге балалар;
7-8 яшьтәге балалар;
9-11 яшьтәге балалар;
12-15 яшьтәге балалар.

Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә I, II, III урыннар өчен электрон Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларның барысына һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Бәйгегә кагылышлы сораулар буенча әлеге адрес белән мөрәжәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманова урамы, 48 нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01), 12 нче санлы татар китапханәсе.
Телефон: 35-33-86; e-mail: cbs_filial12@mail.ru

Бәйгенең нәтиҗәләре белән биредә танышырга мөмкин: https://библиотека-челны.рф/wp-content/uploads/2020/09/itogi-konkursa-shigri-tәlgәshlәr.pdf