Городская библиотека - филиал № 12

«Гаиләмнең яраткан китабы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

«Гаиләмнең яраткан китабы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгедә 10 – 15 яшьтәге балалар катнашты. Бәйге 2020 елның 01 сентябреннән 2020 елның 30 сентябренә кадәр үтте.

Катнашучылар бәйгегә гаиләләрендә яратып укыла торган Габдулла Тукай әсәрләренә, татар халык әкиятләренә, «Сак-Сок» бәетенә, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәhдиев, Фәнис Яруллин, Айдар Хәлим, Зифа Кадыйрова һәм башка язучыларның китапларына багышланган язмаларын юлладылар.

Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә I, II, III урыннар өчен электрон Дипломнар белән бүләкләнде. Катнашучыларның барысына да һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!   

Конкурсның нәтиҗәләре белән биредә танышырга була:https://библиотека-челны.рф/wp-content/uploads/2020/08/itogi-konkursa.pdf