«Гаиләмнең яраткан китабы» шәһәркүләм бәйгесе (6+)
Яр Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының» МБУ «Гаиләмнең яраткан китабы» шәһәркүләм бәйгесен игълан итә. Бәйгедә 11-15 яшьтәге теләге булган һәркем катнаша ала.
Бәйге 2020 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр өч этапта үткәрелә:
1 нче этап: 01.09.2020–2 6.09.2020 – эшләрне кабул итү;
2 нче этап: 28.09.2020-29.09.2020 – нәтиҗәләр ясау;
3 нче этап: 30.09.2020–Дипломнар тарату.
Бәйгегә китап укучының гаиләсендә яратып укыла торган берәр китапка багышланган язмасы (эссе) кабул ителә. Эссе татар телендә, татар китабы турында булырга тиеш.
Бәйгенең нигезләмәсе:https://библиотека-челны.рф/wp-content/uploads/2020/08/polozhenie-esse-24.08.pdf