Городская библиотека - филиал № 12

Өлкәннәр көненә багышланган “ Кеше гомерен саный мизгелләр!” кичәсе

      7нче октябрьдә 12нче санлы татар китапханәсендә “Фикер” клубы  эшчәнлеге кысаларында Өлкәннәр көненә багышланган “ Кеше гомерен  саный  мизгелләр!” кичәсе үтте. Әлеге кичә барышында кунагыбыз Нәсимә Садыкова өлкәннәребезне  бәйрәм белән котлады, аларны үзе чыгарган «Фатиха» дини календаре белән таныштырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Зөлфия Нигманова үзләренең шигырьләрен укыды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинованың гармунда уйнап җырлавына калган кунаклар да кушылды. Китапханә хезмәткәрләре чәй табыны оештырган иде. Бу кичә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.