Городская библиотека - филиал № 12

Соңгы туранчы

27нче сентябрь көнне 12нче татар китапханәсендә «Фикер» клубы эшчәнлеге кысаларында язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2016нчы елда дөнья күргән “Соңгы туранчы” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. 

   Бу фәнни-популяр китап - күренекле тарихчы, мәгърифәтче, милли азатлык көрәшчесе, Сталин золымы корбаны Һади Атласи турында өр-яңа сүз, вакыйгаларга яңа бәя булып тора. Һади Атласи милләтнең бәйсезлеге хакына дүрт тапкыр төрмәдә утырган, татар тарихы буенча тиңсез хезмәтләр язып калдырган, бөтен төрки халыкларны берләштерү турында хыялланган, шушылар өчен атып үтерелгән бөек һәм фаҗигале шәхес. Фәүзия Бәйрәмова Һади Атласины нәкъ менә бәйсез төрки-татар дәүләте идеологы, милли азатлык көрәшчесе буларак ачкан, китабында да аның шушы якларын алгы урынга чыгарган. Шунысын да әйтергә кирәк, "Соңгы туранчы" китабы Һади Атласиның август аенда булып үткән 140 еллык юбилее уңаеннан дөнья күрде.

   Чаллы шәһәрендә бу китапның бәйрәменә язучылар, милли хәрәкәт активистлары, татар зыялылары, депутатлар килгән иде. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышыннан соң китап буенча үз фикерләрен Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә Һади Атласи музее җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәт, Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗи, шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, милли хәрәкәт активистлары Дамир Шәйхетдин, Мөнир Сыйтдиков, Тәлгать Әхмәдишин, Анурбәк Гобәйдуллин, китапханә хезмәткәрләре, китап укучылар әйтте. Барлык чыгышларда һәм сорау-җавапларда милләтебезнең азатлык мәсьәләләре, татар теленең бүгенге хәле, милли мәгариф проблемалары күтәрелде, татар тарихында Һади Атласи кебек шәхесләрнең урыны билгеләнде.