Городская библиотека - филиал № 12

«Спорт сөюче гаилә» Очрашу кичәсе (12+)

8 ноябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен армрестлинг буенча 5 тапкыр Россия, 7 тапкыр Ауропа, 5 тапкыр дөнья, 2 тапкыр халыкара турнир чемпионы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы Энҗе Хәмидуллина белән «Спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды.

Энҗе Хәмидуллина – армрестлингка юл ярып, әйдәп баручы спортчы булу белән беррәттән, дөньяның иң көчле хатын-кызы да. Кичә барышында укучыларга спортка ничек килүе турында сөйләде, гаиләсе үрнәгендә сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү турында үз фикерләрен җиткерде һәм киңәшләрен бирде, мастер-класс уздырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга да бик теләп җавап бирде ул. Очрашу тәмамлангач та, балалар Энҗе ханымны җибәрергә ашыкмады, бергәләп альбомнан фотолар, мәкаләләр карадылар, мактау кәгазьләре белән таныштылар, фотога төштеләр.