Городская библиотека - филиал № 12

Театр артистлары белән очрашу кичәсе (12+)

18 нче сентябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен  «Театр – тылсымлы учак» исемендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева белән күңелле очрашу кичәсе уздырды.

Кичә барышында укучыларны артистлар үзләренең иҗаты, артист хезмәте, театрның серле дөньясы белән таныштырдылар. Укучылар биргән  сорауларга да кызыклы җаваплар бирделәр һәм мастер-класс үткәрделәр.

Ләйсән Нургалиева Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Ул – һәрьяктан талантлы һәм кичерешләргә бай артистка.

Чулпан Арсланова театрда берсеннән-берсе матур образлар иҗат итеп, татар сәнгате үсешенә үзеннән өлеш кертә, театрның барлык чараларында һәм шәһәркүләм программаларында да актив катнаша.

Артистларның җырлавы, пародия күрсәтү осталыклары укучыларны сокландырды. Кичә ахырында үсеп килүче яшьләргә үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Укучылар театр сәнгатенә, аның матурлыгына сокланып таралыштылар.