Городская детская библиотека - филиал № 10

«Сүзләр төрлелеге»: викторина.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

19 февральдә 10 нчы санлы китапханәдә ЮНЕСКО Генераль конференциясе инициативасы белән юкка чыга баручы телләрне саклау һәм үстерү, тел һәм мәдәни гореф-гадәтләрне өйрәнү максатында февраль аенда билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина уздырылачак. 
Туган тел – халыкның үзенчәлеге, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Кереш өлештә чараның катнашучылары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, планетадагы телләрнең күптөрлелеге турында белә алачак. Китапханә кунакларына «Капма-каршы мәгънә», «Мәкальне дәвам ит», «Парын тап», «Башка сүзләрне тап», «Бер сүз белән ата», «Чагыштыру», «Адашкан хәрефләр», «Яңа сүзләр җый», «Сүзтезмә сайла» һ.б. уеннарда катнашырга тәкъдим ителәчәк.