Китапханәче тәкъдим итә «Укытучы шагыйрә»
Энҗе Мөэминованың тууына 100 ел тула. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны Энҗе Мөэминованның иҗаты белән таныштыра. Энҗе Мөэминова озак еллар укытучы булып эшли. Үзенең шигырьләрендә гаилә , әхлак, хезмәт темаларын күтәрә. Аның күп кенә шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. «Яр Чаллым, гүзәл шәһәрем!», «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй», «Җырлый чишмә, сайрый кошлар» һәм башкалар.
Энҗе Мөэминова – 1963 нче елдан СССР Язучылар Союзында. Шагыйрә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.