Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Лаеклы шәхес»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  язучы Ринат Мөхәммәдиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан  «Лаеклы шәхес» дип аталган әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

1979 елда Ринат Мөхәммәдиевнең нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга, ә берникадәр вакыттан соң «Ак кыялар турында хыял», «Кенәри читлек кошы » исемле повестьлары,  балалар өчен язылган «Канатлы кояш=Солнце белокрылое »,  «Ат чабышы» хикәяләре дөнья күрә.

1993 елда «Сират күпере» романы өчен Р.Мөхәммәдиев Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. «Утлы таба өстендә» исемле документаль повесте СССРның җимерелү тарихын бәян итә. Повестьның «Крушение» дигән исем астында чыккан тулыландырылган икенче русча басмасы өчен Ринат Мөхәммәдиев 2002 елда М.Шолохов исемендәге Халыкара премиягә лаек дип табыла.