Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Укытучы әдибә»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  «Укытучы һәм остаз» елы кысаларында, күп еллар укытучы булып эшләгән әдибә, Вәсимә Хәйруллинаның тууына – 80 ел тулу уңаеннан кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны Вәсимә Хәйруллинаның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар әдибәнең «Батыр һөнәр», «Алтын куллы әтием», «Бу минем Ватаным» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Вәсимә Хәйруллинаның шигырьләре балалар күңелендә туган илгә мәхәббәт уята, аларны намуслы һәм гадел кешеләр итеп тәрбияли. Вәсимә Хәйруллинага 1991 елда РСФСР-ның атказанган укытучысы исеме бирелә. 2021 елда Хәни Хәйруллин исемендәге премиягә лаек була.