Детская библиотека - филиал № 3

Мәгълүмат сәгате «Матбугат битләрендә»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  матбугат көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә  чыгучы журналлар белән таныштылар.  Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел » һәм башка  журналлар тәкъдим ителде.

Нәни дусларыбыз  матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле  әдәби басмалар: «Салават күпере», «Сабантуй» журналларын бик кызыксынып карадылар һәм анда бирелгән биремнәргә җаваплар эзләделәр. Кызлар «Сабантуй» журналының «Тәмлетамак» сәхифәсендә алма пирогы пешерүнең иң җиңел ысулы белән таныштылар.

 Яшүсмерләр күп кенә яңалыклар, кызыклы шәхесләр  турында «Ялкын» битләреннән мәгълүмат алдылар.