Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Батулла – оста әкиятче»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  Рабит Батулланың  тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Батулла – оста әкиятче» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы иҗаты белән таныштырды. Рабит Батулла – дистәләгән китап авторы. Әдипнең  «Шаян бака = Лягушка озорница», «Аю баласы Әппәс», «Койрыксыз бака» һәм башка китапларын укучылар яратып укыйлар. Язучыга 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен ул Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш Габдулла Тукай исемендәге премияләргә лаек булды. 2008 нче елда Рабит Батуллага «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде.