Детская библиотека - филиал № 3

Шигърият сәгате «Исеме жыр булып яңгырый»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  «Гомрем  минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән, Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әзерләнгән, китап күргәзмәсе янында  шигърият сәгате узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең гаилә архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар. Харис Якуповның  «Хөкем алдыннан» исемле картинасы белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең  «Победа», «Кызыма », «Җырларым», «Мой пёс» һәм башка шигырьләрен  татар һәм рус телләрендә укыдылар. Муса Җәлил үз иҗаты белән балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, халкыбызга кирәкле булырга өнди. Һәр татар баласы балачактан аның шигырьләрен укып, Герой- шагыйрьнең ялкынлы иҗатына һәм батырлыгына сокланып үсә.