Детская библиотека - филиал № 3

Блиц – сорау «Татар телендә сез укыган иң кызыклы китап?»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларыннан татар телендә укыган иң кызыклы китап турында блиц - сорауга җавап алды. Бу чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә – барысы 28 кеше  катнашты. Балалар үзләренә ошаган китаплар исемлегендә Габдулла Тукайның  «Шүрәле» әкиятен, Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле», Абдулла  Алишның  «Куян кызы», Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша» китапларын атаганнар.

Яшүсмерләргә Каюм Насыриның «Әбугалисина», Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Фоат Садриевның «Тургай»  китаплары күбрәк ошаган.

Ә өлкәннәр Әмирхан Еникинең  «Матурлык», Зифа Кадырованың «Синсез узган гомер», «Яраларың белән яратырмын», Сәмига Сәүбанованың «Кырау суккан алмагач», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң», әсәрләренә өстенлек биргәннәр.

Блиц – сорауга йомгак ясап шуны әйтергә  була, балалар да, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә татар телендә басылып чыккан китапларны яратып укыйлар.