Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Мәгърифәтче, олуг галим»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда мәгърифәтче галим Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 205 ел тулу уңаеннан «Мәгърифәтче, олуг галим»  дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырды. Аның эшчәнлеге  күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, география, һ.б.  Балалар «Салават күпере» журналы  битләрендә бирелгән «Мәрҗани юлы» белән таныштылар. Бөек тарихчы исемен йөрткән уку һәм дин йортлары турында мәгълүмат алдылар. Галимнең тормыш юлы белән бәйле урыннарга сәяхәт иттеләр.