Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Шагыйрь - драматург»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Халык шагыйре  Илдар Юзеевның тууына - 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең  «Кәбестә белән кишер», «Кар өстендә дөяләр» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Илдар Юзеев укучыларга үзенең романтик – лирик поэмалары, балладалары,  драма әсәрләре белән таныла. Илдар Юзеев  чын балалар шагыйре дә иде. «Кар өстендә дөяләр», «Аю сатам, кем ала» кебек  китаплары кече яшьтәге укучыларыбызга яхшы таныш. Аның бик күп шигырьләренә көйләр язылган. Илдар Юзеев – Татарстанның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе. 1993 елда  аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелә.