Детская библиотека - филиал № 3

Бер китап битләреннән «Яратмый мөмкин түгел...»

Альберт Хәсәновның тууына - 85 ел

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда язучы Альберт Хәсәновның  тууына 85 ел тулу уңаеннан укучыларга әдипнең «Яратмый мөмкин түгел...» китабы тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар «Урмандагы фаҗига», «Шаян кәккүк», «Балдан татлы, әремнән ачы» хикәяләреннән өзекләр укыдылар. Язучы Альберт Хәсәновның  әлеге китабында тупланган хикәяләр табигатькә, киек – җанварларга  мәхәббәт белән сүрәтләнгән. Бу хикәяләр  укучыларны әйләнә – тирәбездәге табигатьне сакларга, дүрт аяклы дусларыбызга карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.