Детская библиотека - филиал № 3

“Йолдызым якты Һаман нурлы”: китап күргәзмәсе

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шул исемдәге китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын Һәм иҗатын яктырткан китаплар урын алган. Шулай ук Габдулла Тукайның менә инде ничәмә буын яратып укый торган “Су анасы”, “Шүрәле”се, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре Һәм шигырь китаплары да шушы күргәзмәдә тупланган. Аның әсәрләрен балалар да өлкәннәр дә яратып укыйлар. Г. Тукайның әсәрләре безне яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Күргәзмәдә укучылар тарафыннан кулдан эшләнгән әкият герое “Шүрәле” белән дә танышырга мөмкин. Г. Тукайның тууына быел 131 ел, халкыбыз үзенең сөекле шагыйрен онытмый ул бүген дә безнең белән!