Детская библиотека - филиал № 3

“Шигъри бәйләм”: поэзия сәгате

20 нче апрельдә балалар китапханәсенең 3нче филиалында  поэзия сәгате узды. Чарада 1 нче гимназиянең 3 “б” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесеМөхәмәтҗанова Ләйсән Шакировна) Һәм  Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга шәҺәрендә эшләп килүче оешма җитәкчесе Габдрахманова Гөлсинә Гайфи кызы, Алабуга шәҺәренең “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Эльмира Михаил кызы Һәм шушы оешманың әгъзасы Гөлсинә Исмәгыйль кызы катнашты.

Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз Һәрвакыт күңел түрендә саклый.Аның әсәрләрен балалар бүген дә яратып укыйлар. Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык инде менә ничәнче буынның яраткан әкият геройларына әйләнде. Г.Тукайның әсәрләре безне яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.

Гимназия укучылары Габдулла Тукайның туган көненә шигырь бәйләме белән килгәннәр. Алар үзләренә ошаган шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Китапханәче балаларга Г. Тукай иҗаты буенча викторина тәкъдим итте. Конгресс җитәкчесе Гөлсинә ханым  үзенең чыгышында кеше өчен китапның  нинди зур әҺәмияткә  ия булуы турында сөйләде. Балаларны китап белән дус булырга , туган телебезне онытмаска өндәде. Кичә азагында барлык катнашучылар бергәләшеп  “Туган тел”не җырладылар .