Детская библиотека - филиал № 3

Китапханә тәкъдим итә «Балалар шагыйрәсе»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал Йолдыз Шәрәпованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан укучыларга  әдипнең китапларын тәкъдим итә. Йолдызның матур, йөгерек тел белән язылган кызыклы һәм тәрбияви шигырьләрен укучылар күптән яратып кабул итәләр аның һәр яңа китабын балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Аның «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Җавапсыз сорау»  һәм башка  китаплары туган илебезгә, телебезгә мәхәббәт уята, алдашмаска, кыю һәм батыр булырга өйрәтә. Талантлы шагыйрәнең иҗаты белән якыннанрак танышу өчен китапханәгә рәхим итегез.