Детская библиотека - филиал № 3

«Көмеш чыңлы газиз туган телем»: күргәзмә - викторина

#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги#РастимЧитателя

 Балалар китапханәсе 3нче филиалда  Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнгән «Көмеш чыңлы газиз туган телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында викторина узды. Чара «Растим читателя – Укучы үстерәбез» программасы кысаларында, 1нче татар гимназиясе «Милли белем бирү үзәге»ндә эшләп килүче 27 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында үтте. Китапханәче балаларны туган тел көненең билгеләнеп үтү тарихы белән таныштырды, Татарстанда яшәүче милләтләр турында сөйләде. Балалар  Талия Шакированың «Нәниләр тел өйрәнә – Малыши изучают язык» дип аталган татарча – русча – инглизчә  рәсемле сүзлек китабы белән таныштылар.  Габдулла Тукайның «И матур тел!», Илгизәр Солтанның «Тәмле телле малай» һәм  башка китаплар турында мүгълүмат алдылар. Балалар  тел турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.