Детская библиотека - филиал № 3

«Гомрем минем моңлы бер җыр иде...»: әдәби әңгәмә

#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги

Балалар китапханәсе 3нче филиалда  татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында, 34 - нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.     «Җәлил варисларына – наследникам Джалиля» китабы битләрендә  бирелгән, Муса Җәлилнең гаиләсен аның шәхси әйберләрен, фашист төрмәләрендәге җиңелмәс рухы, батырлыгы өчен бирелгән  Советлар Союзы Герое кенәгәсен кызыксынып карадылар. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр, «Кызыл ромашка»  шигырен яттан сөйләделәр. Муса Җәлил үз иҗаты белән балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, халкыбызга кирәкле булырга өнди. Һәр татар баласы балачактан аның шигырьләрен укып, Герой- шагыйрьнең ялкынлы иҗатына һәм батырлыгына сокланып үсә.