«Салават Рәхмәтулланың «Сандыктагы хәзинә» китабы белән танышу
#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда Салават Рәхмәтулланың тууына 80 ел тулу уңаеннан әзерләнгән күргәзмәдә «Сандыктагы хәзинә» китабы белән танышу узды. «Сандыктагы хәзинә» китабында укучылар кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар белән таныштылар. Әдипнең үзенчәлекле табышмаклары , сүз уйнатулары балаларга бик ошады. Кадерле дуслар тылсымлы сандыкта нинди хәзинә ятканын белергә теләсәгез, балалар китапханәсенә рәхим итегез.