Детская библиотека - филиал № 3

«Әхмәд ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте»: китапханә тәкъдим итә

Балалар китапханәсе 3 нче филиал укучылар игътибарына  Багдад хәлифәсенең илчелек сәркатибе Әхмәд ибне Фазлан язмалары тупланган «Әхмәд ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте» китабын тәкъдим итә. Әлеге китап укучыларны халкыбызның тормышы - көнкүреше белән таныштыра. 922 елда ислам кабул ителү тарихын укып белү һәркем өчен кызык булачак. Кадерле укучылар ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулган быелгы елда Әхмәд ибне Фазлан язмалары белән танышу өчен сезне китапханәдә көтеп калабыз.