Детская библиотека - филиал № 3

“Язучыга юбилей - укучыга бәйрәм”: шигърият бәйрәме

5 нче декабрь көнне балалар китапханәсенең 3 нче филиалында җирле шагыйрә Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Язучыга юбилей - укучыга бәйрәм“ дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә 8 нче урта мәктәп укытучылары: Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы, Гыйльфанова  Гөлфинур Әсхат кызы, Гилязова Ландыш Муса кызы һәм 3-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм шагыйрәнең берничә шигырен укып китте. Балалар Г. Әхтәмованың башваткычларына җавап эзләделәр.Укучылар бераз ял итеп алыр өчен “Күнегүләр ясыйбыз” шигыре буенча зарядка да ясап алдылар. Балалар өзлекле рәвештә, Гөлзада Әхтәмованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Бергәләшеп  Г.Әхтәмова сүзләренә Владимир Мироваев  иҗат иткән: “Исәнбаем”, “Тәнәфес” җырларын башкардылар.  4  б  сыйныф укучысы Ильясов Азат  шагыйрәнең  “Татар иле” шигырен сәнгатьле һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп укыды. 4 б сыйныф укучысы Хасаншина Азалия башкаруында “Китапханәче” шигыре, шул ук сыйныфтан Фатыхова Сабинаның “Бала йоклый” шигыре, 4 а сыйныфыннан Сафин Эмиль укыган “Компьютерчы” шигыре, 3 а сыйныфы укучылары Әхмәдгалиева Әминәнең “Җәй төсе”, Исмагилова Айзиләнең “Икеле” шигырьләре бик матур яңгырады  һәм тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Кичә азагында укучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.  Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмованы тагын да юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек иҗади уңышлар теләп, шигърият сөюче дусларыбыз белән саубуллаштык.