“Рамазан ае мөбәрәк булсын”
7 нче июнь, Әлдемеш мәктәбендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә өч авылдан 60 кеше катнашты. Кунаклар өчен “Рамазан ае мөбәрәк булсын” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
7 нче июнь, Әлдемеш мәктәбендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә өч авылдан 60 кеше катнашты. Кунаклар өчен “Рамазан ае мөбәрәк булсын” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
6 нчы июнь көнне яшьләрдә үз халкың белән горурлану, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән "Әбиемнең күңел сандыгы" дигән фольклор кичә оештырдык.
1 нче июнь балаларны яклау көне уңаеннан, китап укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максаты белән табигать кочагында “Җитезләр, уңганнар, булганнар” исеме астында күңелле стартлар оештырдык.
27 нче май китапханәләр көне уңаеннан китапханәдә “Саф һавада укыйбыз” дигән чара оештырылды. Әлеге “Әдәби мәйданчык”ка авылдашлар, укучылар кызыксынып килде
25 нче май көнне М.Юнысның тууына 95 ел уңаеннан “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” дигән китап күргәзмәсе, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
15 нче май укучыларны һәм әти-әниләрне “Гаилә белән укыйбыз” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрдем
8 нче май көнне Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган әдәби кичә оештырылды.
3 майда китапханәдә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» VIII Халыкара акциясе кысаларында һәм Җиңү көненә багышланган әдәби сәгать узды. Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасы, М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыре аеруча яратып тыңладылар.
1 нче май китап укучылар белән сугыш ветераны Габдулхаков Фоат абыйны туган көне уңаеннан котларга бардык. Укучылар тәбрикләп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
26 нчы апрель көнне, балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән “Даһи Тукай – остаз Тукай” дигән кичә үткәрелде.
20 апрель: Авылдашларда яхшылык, игелеклелек, киң күңеллелек, ярдәм итү сыйфатларын ачу максаты белән “Донор көне” уңаеннан «Ярдәм кулы суз!» дигән акция үткәрергә булдык. Авылыбызның фельдшеры Зәтия Нурисламовна үз чыгышында, кан бирергә теләүчеләр, ничек тукланырга тиеш, кайда канны биреп була, кемнәр кан бирә ала шул тәртипне аңлатты. Мин үз чиратымда, кан биреп без күпме авыруларга булыша алуыбыз турында сөйләп, кан бирү хезмәте буенча мәгълүмәт тупланган буклетлар эләштем.
18 нче апрель китап укучылар белән Сая авылында “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 72 еллык юбилеена багышлап ”Һәйкәлләрне чистарту” акциясе узды. Бу көнне барыбыз да, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск һәм һәйкәлләрнең тирә-ягын чистарттык.
17 нче апрель китап укучылар белән «Тыл ветераны йортында - китап бәйрәме» дигән исем астында, Хайретдинова Фәүзия Сәлихҗан кызына бәйрәм бүләк итәргә булдык. Китап укучылар йорт хуҗасын матур җырлары, шигырьләре белән куандырдылар.
2 нче апрель көнне китап укучыларда табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү максаты белән «Кошларга ярдәм итү» дигән акция үткәрдек.
1 нче апрель көнне Сая авылы китапханәсендә китап укучыларда, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән белемнәрен арттыру максаты белән «Кошлар – китап битләрендә» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды.
24 нче март көнне балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру. Милли ризыклары белән таныштыру. Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү максатыннан “Кунак каршылаганда” дигән исем астында тозлы камырдан әвәләп татар халкының милли ризыкларын ясадык.
20 нче март көнне каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максаты белән без, балалар белән чаңгыда шуып кайтырга булдык.
7 нче март көнне «И, хатын-кыз! Син булмасаң, сүнәр иде дөнья» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, шигырьләр укылды.
4 нче март әниләр бәйрәменә балалар белән “Үз кулларым белән бүләк” әзерләдек.
28 нче февраль көнне авыл клубында "Орчык өмәсе" оештырдык.