Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Яңалык

ТР конституциясе

7 нче ноябрь. Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә, авылыңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан башлангыч сыйныф укучыларына ТР конституциясенә 25 ел тулу уңаеннан презентация күрсәтеп уздык.

“Кызыл калфак”

2 нче ноябрь. “Кызыл калфак” әкиятен укып, пазл җыйдык бәйрәмнең максаты бердәм-күмәк эшләргә өйрәнү иде һәм без үз максатыбызга ирештек.

“Көзге каникуллар китапханәдә”

1 нче ноябрь, китап укуга мәхәббәт, белемнәрен үстерү максатыннан балаларның каникулында “Көзге каникуллар китапханәдә” дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

"Салават күпере журналы"

13 нче октябрь. Балаларда журнал укуда кызыксыну уяту максатыннан, китапханәгә килгән Салават күпере журналы белән укучыларны якынанрак таныштыру оештырылды.

«Яфраклар яңгыры»

5 нче октябрь «Уңган куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр белән очрашу.

«Җырымны җырлыйм Синең өчен, Русь»

3 нче октябрь С.Есенин иҗаты белән танышу, укучыларыбызның рухи дөньясын баету, бөек рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Җырымны җырлыйм Синең өчен, Русь» дип аталган шигырь уку кичәсе үткәрдек.

“Гомерләр зая узмаган”

30 нчы сентябрь. Балаларда өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү максатыннан Әлдермеш мәдәният йортында “Гомерләр зая узмаган” тематик кичә уздурдык.

"Мәрхәмәтлелек атнасы"

27 нче сентябрь. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеге һәйкәлне чистарту.

"Мәрхәмәтлелек атнасы"

25 нче сентябрь көнне мәктәп укучылары белән "Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында, чишмәбезне чистарттык.

“Укучының мәдәни көндәлеге”

Бүген 15 нче сентябрь көнне китапханәдә Мәдәният дәресе уздырылды. Мәдәният дәресендә 11 балага “Укучының мәдәни көндәлеге” бүләк ителде. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.

“Көз, язучылар иҗатында”

9 нчы сентябрь. Төрле яштәге укучылар өчен китапханәдә “Көз, язучылар иҗатында” иллюстрацияле китап күргәзмәсе төзелде.

“Ак торна” акциясе.

4 нче сентябрь мәктәптә “Ак торна” акциясе уздырдык. Ул терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланды.

“Белем бәйрәме белән!”

1 нче сентябрь. Китапханәдә “Белем бәйрәме белән!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Беренче сыйныфка керүче укучылар өчен “Нәниләр тел өйрәнә”, “Хәрефләр, саннар һәм төсләр илендә”, “Тәмле сүз” һәм башка матур рәсемле китаплар урын алды.

«Дәүләт флагы»

22 нче август «Дәүләт флагы» дип исемләнгән күрсәтмәле күргәзмә оештырылды.

“Сабантуй”

24 нче июнь. Халкыбызның милли бәйрәмен - Сабан туйны олысы да, кечесе дә шатланып каршы ала. Олуг бәйрәмгә инде хәзерлек эшләре башланды. Китапханәдә “Сабантуй” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

“Тапкырга табышмак”

17 июнь. Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән “Тапкырга табышмак” дигән исем астында табышбаклар конкурсы үткәрдек.

“Илем, мин синең белән горурланам!”

9 нчы июнь укучыларда туган илгә мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү максаты белән “Илем, мин синең белән горурланам!” исеме астында шигырьләр уку кичәсе оештырдык.

“Наркотикка юк дип әйт!”

8 нче июнь. Наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан, “Наркотикка юк дип әйт!” дигән темага әңгәмә үткәрдек.