Центральная библиотека

"Матур сөйләшергә өйрәтүче китаплар"

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, мәктәптә, татар теле һәм әдәбият укытучылары белән берлектә "Серле татар теле дөньясы" дигән исем астында викторина үткәрдек. Максат: укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру. Китапханәче Вәлиева Гөлия  "Матур сөйләшергә өйрәтүче китаплар", "Сүзлекләр - телләр хәзинәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырды һәм аларга күзәтү үткәрде. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Хәйруллина Алсу Хәйдәр кызы укучылар алдында "Тел  - халыкның горурлыгы" доклад белән чыгыш ясады. Викторинада 5 - 6 сыйныф укучылары катнашты. Викторина: "Әйтеп бетер", "Сорау - җавап", "Без аларны беләбез", "Таныш шигырьләр", "Татарстан - туган ягым" дигән өлешләргә бүленде. Укучылар кичә барышында Мәҗит Гафури, Сибгат Хәким, Хәкимҗан Халиков, Хәсән Туфан, Энҗе Мөэминова шигырьләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Кичәбезнең соңгы өлешендә Татарстан халкының гимны булган "Туган тел" җырын күмәкләшеп башкардык.