Центральная библиотека

Китапханә турында

Безнең район китапханәләренең тарихы бик бай. Революциягә кадәр шәһәрдә 1500 данәдән артмаган китап фонды белән 2 китапханә эшли. Шәһәребездә Беренче Ачык китапханә 1887 елның 1 апрелендә шәһәр идарәсе каршында оешкан. Ул елларда шәһәр идарәсе китапханәне тотуга елына 50 сум  бүлеп биргән. 1918 елның октябрендә клуб каршында китапханә секциясе оештырыла. Аның китап фонды 1500 том тәшкил иткән.  Беренче китапханәче булып Хәмитова Хаҗар Бәшир кызы була, ул анда 1920 елның июненнән 1944 елның июненә кадәр эшли. 1944 елда мөдир итеп «Кызыл Байрак Хезмәт» ордены кавалеры Власова Евдокия Васильевна билгеләнә һәм укучыларга хезмәт күрсәтү буенча 2 бүлек оештырыла: Рус һәм татар телендә, бу чорда китапханәдә 3 хезмәткәр эшли, аларның берсе Васильева Надежда Михайловна - районда беренче китапханә белгече.

1951 елда шәһәрдә балалар китапханәсе ачыла, аның мөдире Македонская Зоя Михайловна була. 1948 елда шәһәр китапханәсенә мәктәпне тәмамлаганнан соң Шакирова Әминә Гыйният кызы эшкә килә, ул читтән торып ЕКПУны  тәмамлый. 1964 елда китапханә район китапханәсенә үзгәрә. Бу чорда районда 35 китапханә эшли. 1971 елда Власова Е. В. Лаеклы ялга киткәннән соң, район китапханәсе мөдире булып Шакирова А. Г. тора һәм аны 16 ел җитәкли. 1977 елда массакүләм китапханәләрнең үзәкләштерелүе уза, районда 1 Үзәк, 2 балалар һәм 43 авыл китапханәсе эшли башлый, бу исә районда китапханә хезмәте күрсәтүне камилләштерүгә ярдәм итә һәм китап фондларыннан файдалану дәрәҗәсе шактый арта.  

Хәзерге вакытта районда 53 китапханә хезмәткәре эшли. Бүген район китапханәләре фондларында 530 мең данә китап һәм 30 меңнән артык китап укучы бар. Район китапханәләре, яңа технологияләр, мәгълүмат процессларын үзләштереп, эшчәнлекләрен камилләштерүләрен дәвам итәләр, шуның белән сыйфатлы гына түгел, ә күләм күрсәткечләрен дә арттыралар. Хезмәт күрсәтү спектрын киңәйтү, яңа укучыларны җәлеп итү, күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә. Китапханәләрнең бөтен эше системалы һәм комплекслы рәвештә алып барыла, район китапханәләре даими иҗади эзләнүдә, эш рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерә, ә иң мөһиме-ул китап һәм белем сөючеләрнең аралашу һәм ял итү урынына әверелә.

Китапханәләрнең бөтен эше системалы һәм комплекслы рәвештә алып барыла, район китапханәләре даими иҗади эзләнүдә, эш рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерә, ә иң мөһиме-ул китап һәм белем сөючеләрнең аралашу һәм ял итү урынына әверелә.